Олы Нырсы мәктәбендә ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 26 сентябре, җомга

Саба отрядының Олы Нырсы авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Фәнил Гәрәев Олы Нырсы урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. Чара мәктәпнең педагогик коллективы һәм ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә оештырылды, бу ата-аналар белән балалар иминлегенең төп аспектлары турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Фәнис Гәрәев үз чыгышында җыелучыларга 2025 елның икенче кварталы йомгаклары буенча янгыннарның оператив торышы турында сөйләде, көнкүрештә янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен җентекләп аңлатты. Алдагы көзге-кышкы янгын куркынычы булган чорда янгыннарны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Мөһим мәгълүмат һәрвакыт кул астында булсын өчен, катнашучыларның барысына да белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International