Көч, тизлек, осталык: "ТР Янгын cагы" ДКУдә иң яхшы янгын сүндерүчене сайладылар

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2026 елның 9 сентябрендә "Татарстан Республикасы янгын сагы" дәүләт казна учреждениесенең "Иң яхшы янгын сүндерүчесе" смотр-конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Конкурс программасына теоретик блок һәм ике практик күнегү кертелгән иде.

Башта катнашучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, ә аннары – иң мавыктыргыч өлешен. Күчмә баскыч буйлап уку манарасының өченче катына күтәрелү. Биеклек, тизлек, һәр хәрәкәтнең төгәллеге. Монда ялгышырга хокук юк иде.

Киләсе бирем - хәрби кием кию. Һәр секунд - исәптә. Реаль ситуациядә нәкъ менә шушы тизлектән гомерне саклап калырга өлгерүе бәйле.

Катнашучылар өч дисциплинада көч сынаштылар: 10×10 метрга челнок йөгерү, аратада тартылу һәм 1000 метр кросс. Бу сынаулар конкурсантларның кайсысы җиһазларны оста белүен генә түгел, ә бик яхшы спорт формасында булуын да күрсәтте. Ансыз профессиядә - беркая.

Быел җиңүне Апас янгын отрядының Сөйки авылын саклау буенча аерым постында янгын сүндерүче Руслан Александрович Вязников яулады.

Руслан конкурста 2018 елдан бирле катнаша. Һәм аның юлы - чын үсеш тарихы: 2022 елда ул өченче урын алган, 2024 елда икенче урынга күтәрелгән, ә 2026 елда ниһаять алтын алган. Тырышлык һәм хезмәт лаеклы җиңүгә китергән.

Икенче урында – Чистай отрядының Олы Алан авылын саклау буенча аерым пост янгын сүндерүчесе Алексей Генадьевич Воробьев.

Өченче урынны Чаллы отрядының «Аммоний» АҖ сак буенча ЯБ-79 вәкиле Чернов Дмитрий Валерьевич алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International