Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән фаҗига булган урынга ыргылалар. Урында 12х8,96 кв.м өйне ялкын чолгап алган була. Кызыл аждаһаның күрше торакларга да күчү куркынычы туа. Янгынны йөгәнләүдә Норлат аерым постының резервта торучы машинасы катнаша һәм №154 янгын сүндерү частеннән ярдәм килә.