Шомбыт авылында көчле җил электр челтәренә зыян китерде.

2010 елның 5 июне, шимбә

Шомбыт авылы кешесе Алик Гарипов ТР янгыннан саклану хезмәтенең Казан отрядындагы Котлы Бөкәш махсус посты пультына агач ауды дип хәбәр бирде.

Балык Бистәсе муниципаль районының Шомбыт авылында, көчле җил чыгып, агачны аударган. Ул автомобиль өстенә төшкән һәм электр  чыбыгын өзгән.

Котлы Бөкәш махсус посты башлыгы Нурислам Нурулла улы Нуриев  җитәкчелегендәге 2 нче  сак төркеме афәт булган урынга чыгып китте. Алар электр энергиясен туктатып, чыбыкны ялгадылар һәм автомобильне агач астыннан алдылар. Өйгә кушып эшләнгән бинага да зыян килде.

Корбаннар юк.

Галиуллин Илнур

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International