Күршеләргә ярдәм вакытында килде.

2010 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Бүген, Яшел Үзән отрядының Орым Тәрбите аерым посты янгын сүндерүчеләре күрше Чувашстан Республикасының Новое Ишино авылында яшәүче бер гаиләне  бәланең зуррагыннан коткарып калдылар.

Орым Тәрбите аерым постына күрше республиканың Янтиково районы федераль янгын сүндерүчеләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә – Новое Ишино авылында яшәүче 70 яшьлек  Николай Краснов хуҗалыгында каралты – кура яна башлап утның башка корылмаларга күчү куркынычы туган. Аерым пост башлыгы Сергей Тимофеев ул көнне кизү торучы хезмәттәшләре белән хәвеф чыккан урынга ыргыла. Ара бик якын түгел – 22 чакрымнан артык, җитмәсә юлны мул итеп кар баскан. Тик шулай да, ярдәм бик вакытлы килеп җитә: 60 квадрат метр мәйданны биләп алган ут аждаһасына торак йортка күчәргә ирек бирелми.

Әлеге хәвефнең сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән дип фаразлана. Шөкер, һәлак булучылар яисә пешеп җәрәхәтләнүчеләр юк.  

Е.А.Назаров (М.Нуриев тәрҗемәсе)   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International