Ватан авылында бер йорт янды. Үлем-китем юк

2010 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Югары Ослан районының Ватан авылында ут чыгып бер йорт янды.

Яшел Үзән янгын сакчылыгы отрядының Рус Макылы авылындагы янгын сүндерү бүлегенә ПЧ-112 диспетчерыннан күрше райондагы Ватан авылында бер йортка ут кабу турында хәбәр килә.Ут хәвефе чыккан урынга бер янгын сүндерү машинасы җибәрелә. Йорт агачтан бурап салынган, мәйданы 8х6метр.  Әлеге йортның хуҗасы – шушы авыл кешесе, 70 яшьлек Наил Вәлиев булып чыкты.

Ут хәвефе сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан булырга мөмкин дип фаразлана. Янгын нәтиҗәсендә үлем-китем яисә сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

                                                                                                                                                           Е.А.Назаров (М.Нуриев тәрҗемәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International