Кичә, 3 гыйнварь көнне, Казан – Ульяновск юлының 44 нче чакрымында, Renault Logan җиңел машинасы юлдан аска төшеп китә.
Әлеге юл һәлакәте турында Яшел Үзән янгын сакчылыгы отрядының Рус Макылы авылындагы янгын сүндерү бүлегенә хәбәр ителә. Машинадан ягулык түгелеп ут чыгу куркынычы булганлыктан бу урынга янгын сүндерү машинасы җибәрелде. Җиңел машинаның (дәүләт номеры М650КТ 16RUS ) Пенза якларына юл тотканлыгы ачыкланды. Аның хуҗасы Турлаев Е.Е. көчле кар яву сәбәпле, кискен һава шартларында ялгышлык җибәреп юлдан аска төшеп китә.
Әлеге юл һәлакәте нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.
Е.А.Назаров (М.Нуриев тәрҗемәсе)