“Татарстан Республикасы Янгын сакчылыгы” Дәүләт учреңдениесенең 2010 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды

2011 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә Россиянең Гадәттән Тыш хәлләр министырлыгының Татарстан Республикасының  Үзәк идарәсе хезмәткәрләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы  Министрлар  кабинеты вәкиле Анатолий Аникин катнашты.

 Киңәшмәдә  катнашучылар алдындагы чыгышында Анатолий Аникин янгын сүндерүчеләрнең  эшчәнлегенә югары бәя бирде, әлбәттә яз-җәй айларында янгынга каршы көрәшүчеләргә җиңел булмады. Шулай ук федераль хезмәтләр белән республика хезмәтләренең бердәм эшләүләрен яхшырту кирәк, дип ассызыклады ул.

Намуслы хезмәтләре, эштә күрсәткән шәхси инициатива һәм тәртипләре өчен   ОППС ТР № 1 җитәкчесе Сидоров Владимир Сергеевич һәм  Кичкальня аерым посты җитәкчесе Гилемшин Фарит Гараевич ТР Гадәттән Тыш хәлләр министырлыгының грамоталары белән бүләкләнде.

Киңәшмәдә “Иң яхшы подразделение” смотр-конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңеп чыгучыларга  Анатолий Николаевич шәхсән үзе дипломнар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International