Арча муниципаль районыТашкичү урта белем бирү мәктәбендә янгынга каршы өйрәнүләр.

2010 елның 22 гыйнвары, җомга

Өйрәнүләр планы буенча 11.00 сәг. хәбәр алынды. Тәртип буенча Ташкичү мәктәбендә өйрәнүләр башланды. Машиналар тиешле вакытка килеп җитте.

Бик суык булу сәбәпле балаларны фойега җыйдылар. Балалар каршында Яңа Кенәр Янгынга каршы сак часте начальнигы Ахметов Хәниф Халилович чыгыш ясады. Шулай ук гарнизон начальнигы Шәрәфиев Мәсгүт Мифтахович мәктәп идарәсенә һәм балаларга үзенен рәхмәтен белдерде.

Суык булуга карамастан янгын сүндерүчеләр куелган бурычны төгәл үтәделәр һәм “яхшы” билгегә ирештеләр.

Аксаков Т.И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International