Сакланганны сакларым, дигән бит

2010 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Яшел Үзән отрядының Орым Тәрбите аерым посты янгын сүндерүчеләре Раштуа бәйрәме төнендә Кайбыч районы Кече Подберезье авылы чиркәвендә кизү торуны оештырдылар.

Аерым пост башлыгы Сергей Тимофеев янгын сүндерү машинасын йөртүче белән Раштуа төнендә авыл чиркәвендә бәйрәм чаралары тәмамланганчы күз-колак булып тордылар. Төп  максатлары – ут хәвефе чыгуга юл куймаска, ә инде бер-бер хәл була калса тиз арада кешеләрне коткару. Шактый салкын булуга карамастан бирегә күрше авыллардан берничә дистә кеше җыелган була. Бәйрәм төнендә чиркәүдә күпләгән шәмнәр  дә януын исәпкә алганда, биредә янгын сүндерүчеләрнең кизү торуы бер дә артык эш түгел. Бәхеткә, зур бәйрәмнең ямен җибәрерлек хәвеф-хәтәр булмады. Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң чиркәү әһеле Алексей Колесников эчкерсез теләктәшлек күрсәткән өчен “ Татарстан Республикасы Янгын сакчылыгы” Дәүләт учреждениесенә зур рәхмәтен белдерде.

Е.А.Назаров (М.Нуриев тәрҗемәсе)   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International